+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 июль 2021, 15:15

“Чүп вакытында чыгарылсын!”

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә видеоконференция режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә видеоконференция режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе - каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторларының эш сыйфатын анализлау. Төбәк операторлары тарафыннан системада калдыкларны чыгару фактлары теркәлгән контейнер мәйданчыкларының гомум саныннан 99 процент дәрәҗәсендә теркәү буенча тотрыклы чаралар күрелде.

- “ТКО-Башкортостан” системасында югары күрсәткечләргә карамастан, республика Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы адресына керә торган мөрәҗәгатьләр саны төбәк операторлары тарафыннан сыйфатсыз хезмәт күрсәтү фактлары турында сөйли, һәм бу - без зур игътибар бирүебезгә карамастан, - диде Андрей Назаров. - Бу юнәлештә контрольне көчәйтергә кирәк, барлык процесслар да нәтиҗәле оештырылсын, чүп үз вакытында чыгарылсын, ә контейнер мәйданчыклары чиста булсын.

Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы мәгълүматлары буенча, узган атнада республика территориясендә каты коммуналь калдыкларны чыгару өчен 397 берәмлек техника җәлеп ителгән. Атна саен контейнер мәйданчыкларының торышы анализлана. Шуңа да карамастан, кайбер районнарда каты коммуналь калдыкларны чыгару графиклары үтәлмәү фактлары бар.

Фото: pravitelstvorb.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: