+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 июль 2021, 15:15

"Тагын бер янып кына карасын!.."

Җаваплы кешеләр шунда ук отставкага китәчәк, дип белдерде бүгенге оператив киңәшмәдә республика Башлыгы.

Җаваплы кешеләр шунда ук отставкага китәчәк, дип белдерде бүгенге оператив киңәшмәдә республика Башлыгы.

Черкассыдагы полигон тагын бер тапкыр янса, «Шәһәрне җыештыру буенча махсус автохуҗалык» предприятиесе җитәкчелеге отставкага китәчәк, дип белдерде республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Исегезгә төшерәбез: май һәм июнь айларында Уфа районының Черкассы бистәсе янындагы каты көнкүреш калдыклары полигонында ике тапкыр янгын чыккан иде инде. Чүплектә өч яну ноктасы 26 майда теркәлгән. Чүп-чар янды һәм берничә көннән соң гына учаклар сүнде һәм хәл нормальләште. 20 июньдә полигонда янә ике урында янгын чыкты. Бары тик 25 июньдә генә чүплектә януны һәм сүндерүне ахырына кадәр бетерергә мөмкин булды.

Полигондагы бу хәлнең төрле фаразлары карала: табигый яну, шулай ук ут төртү – аңлы яки очраклы рәвештә, мәсәлән, билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләр тарафыннан, чөнки чүплеккә керү урыны ачык.

Уфа хакимияте башлыгы Сергей Греков хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта полигонда яну учаклары юк. Участоклар актив рәвештә туфрак катламы белән каплана, кабат януны булдырмас өчен дежур тору оештырылган. Территория периметры буенча видеокамералар урнаштыру һәм койма кою планлаштырыла. Территорияне тикшереп чыгу һәм контроль дә көчәйтелгән. Шәһәр алга таба мондый гадәттән тыш хәлләрне булдырмауны үз өстенә алачак, диде мэр.

Полигонда янгын булган чорда Уфа халкы зәһәр искә зарланды. Уфада атмосфера һавасының сыйфаты, чыннан да, кискен начарланды, дип белдерә "Росприроднадзор". Кайбер матдәләр буенча ПКД артуы теркәлгән.

Табигатьне саклау законнары таләпләрен бозган өчен янгын фактлары буенча гаепле кешеләрне җаваплылыкка тарттыру процедурасы бара, дип хәбәр итте Русия Табигать күзәтчелегенең Көньяк-Урал төбәкара бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Роман Болотов. "Гаепле кешегә (балансында полигон булган предприятиегә), «Шәһәрне җыештыру буенча махсус автохуҗалык» предприятиесенә карата административ хокук бозу турында протоколлар төзелде. Шулай ук Уфа хакимияте башлыгына кисәтү бирелде".

Мондый хәлләр кабатланган очракта, «САХ» предприятиесе җитәкчелегенә отставка яный, дип кисәтте Радий Хәбиров.

Элегрәк предприятие директоры Рөстәм Халиков, чүплекнең януы сәбәбе консервацияләнеп бетмәү булырга мөмкин, дип белдергән иде.

Бөтен кагыйдәләр буенча, янгынны һәм аннан соңгы төтенләүне булдырмау максатыннан, чүп-чар ике метрлы биеклеккә җиткәч 25 сантиметрга туфрак катламы белән күмелергә һәм шул рәвешле "консервацияләнергә" тиеш. Шулай итеп кислород ябыла һәм калдыкларның яну һәм аннан соңгы төтенләү мөмкинлеге юкка чыгарыла. Черкассыдагы чүплектә консервация буенча эш тиешенчә башкарылмаган.

Фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: