+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 июль 2021, 21:26

Уфадагы һаваны арытаба да тикшерәчәкләр

Моның турында Радий Хәбиров әйтте.

Моның турында Радий Хәбиров әйтте.
6 июльдә республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада атмосфера һавасының пычрануын тикшерүне контрольгә алырга кушты. "Росприроднадзор"ның Көньяк Урал төбәкара бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Роман Болотов хәбәр иткәнчә, узган атнада Уфада биш тапкыр уңайсыз метеошартлар игълан иткәннәр. Һаваның пычрануына халыкның күп мөрәҗәгатьләре килде.
28 июньдә контроль станцияләре углерод һәм күкерт водороды оксидының мөмкин булган чик концентрацияләреннән ике тапкыр артык булуны теркәде. 27 июльгә кадәр дәвам итәчәк тикшерү кысаларында белгечләр 1 570 чыганакны өйрәнәчәк. Табигатьне саклау прокуратурасы таләбе буенча тикшерү тагын 20 көнгә озайтылачак. - Без шәһәр башлыгы адресына кисәтү белән генә чикләндек. Предприятие әлеге мәддә буенча икенче тапкыр җәлеп ителгәндә штраф 1,5 миллион сум тәшкил итә, ә аннары - эшчәнлекне туктатып торуга кадәр, - дип билгеләде Роман Болотов.
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: