6-18 яшьлек балалары булган гаиләләр дәүләттән 10 мең сум алачак. Русия Президенты Владимир Путин тиешле Указга кул куйды.
Башкортстанда яшәүчеләр моның өчен 15 июльдән Дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирә алачак.
Әлеге акчаны ата-аналарның берсе 2021 елның август-декабрендә алачак. Моның өчен гражданнар мотлак Русиядә яшәргә һәм балага 1 сентябрьгә кадәр 6 яшь тулган булырга тиеш.