Синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.
Синоптиклар хәбәр итүенчә, республикада алдагы ике көндә һава температурасы янә 30 градустан артып китәчәк.
Башгидромет мәгълүматларына караганда, иртәгә, 8 июльдә, республикада явым-төшемсез булачак, аерым көньяк районнарда бераз яңгыр явачак. Җил төньяк-көнчыгыштан, талгын.
Һава температурасы төнлә — 12дән 17 градус, көнчыгышта 7 градуска төшә, көндез 25-30 градуска кадәр күтәреләчәк.
9 июльдә шулай ук явым-төшемсез, Башкортстанның аерым районнарында бераз кыска вакытлы яңгырлар явып үтүе ихтимал. Җил төньяк-көнчыгыштан, талгын.
Һава температурасы төнлә — 12дән 17 градус, көндез 26-31 градуска кадәр күтәреләчәк.