+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 июль 2021, 19:05

Радий Хәбиров зинданда булды

Башкортстан Башлыгы Бәләбәй районы буенча эш сәфәре барышында шәһәрнең тарихи үзәгендә Иске Шәһәрчек комплексында булды.

Башкортстан Башлыгы Бәләбәй районы буенча эш сәфәре барышында шәһәрнең тарихи үзәгендә Иске Шәһәрчек комплексында булды.
Биредә 20дән артык мәдәни мирас объекты урнашкан. Екатеринаның төрмә зинданы шушы территориядә урнашкан һәм иң мөһим тарихи объект булып тора. Таш зиндан 1775 елда Пугачев восстаниесе елларында күчеп килгән төрмә буларак төзелгән. Урал һәм Себер юнәлешендәге богау юлы нәкъ менә төрмә зинданы аша уза. Биредә конвоирлар ял иткән, атларын алыштырган, азык-төлек запасларын тулыландырган.
Корпуслар (режимлы ишегалды, ярдәмче һәм хуҗалык корылмалары, административ корпус) бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән, аларның гомум мәйданы 4942 кв. м. Камералар зур түгел, идәннәр таш плитәләрдән тора. Тәрәзәләр тимер рәшәткәләрдә түшәм астында урнашкан. Эчке якта йөрү өчен өч зур булмаган ишегалды, режимны бозучылар өчен – 5 карцер, мунча, кер юу, дәвалау пункты, 150 урынга исәпләнгән чиркәү булган.
1910-11 елларда капиталь төзекләндерү эшләре башкарыла. Соңрак үз электр станциясе, остаханә, тимерлек, китапханә җиһазландырылган.
«Хәзер бу кварталда кешеләр булмаган ташландык биналар гына, тормыш юк, әмма зур планнар бар – бу урында заманча музей комплексы булдыру. Биредә формаль булмаган белем бирү платформасы, тарихи маршрутлар, иҗади производстволар үзәге оештырырга планлаштырабыз. Бу урынның яшьләрне, өлкән буын кешеләрен үзенә тартып тору ноктасы булуын телибез. Безнең «Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру» федераль конкурсында уңышлы катнашу тәҗрибәсе бар. Аның ярдәмендә без республикабызның төрле шәһәрләрендә 16 иҗтимагый киңлекне үзгәртә алдык инде. Жюри әлеге проектны да лаеклы бәяләр дип өметләнәбез. Ләкин теләсә кайсы очракта төрмә зинданын без болай калдырмаячакбыз", - диде Радий Хәбиров тарихи объектны караганнан соң.
Хакимиятнең архитектура бүлеге начальнигы - Бәләбәй районының баш архитекторы Айгөл Иванова әйтүенчә, зиндан мәйданы - кварталның йөрәге. Анда Себер тракты истәлегенә каеннар утыртылачак, аның тарихын чагылдырган интерактив элементлар бар.
Фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: