+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 июль 2021, 18:40

Пассажирлар ташуда тәртип урнаштырыла

Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр урынбасары Рәиф Абдрәхимов рәислегендә такси хезмәтләре тарафыннан пассажирлар ташу өлкәсендә хокук бозуларны булдырмау мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.

Пассажирлар ташуда тәртип урнаштырыла
Пассажирлар ташуда тәртип урнаштырыла
Пассажирлар ташуда тәртип урнаштырыла
Пассажирлар ташуда тәртип урнаштырыла

Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр урынбасары Рәиф Абдрәхимов рәислегендә такси хезмәтләре тарафыннан пассажирлар ташу өлкәсендә хокук бозуларны булдырмау мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.

Чарада шулай ук транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Рәфит Ягъфәров, Эчке эшләр министрлыгының республика буенча ЮХХДИ идарәсе башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Владимир Севастьянов, Федераль транспорт өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Көнбатыш Урал төбәкара дәүләт автоюл күзәтчелеге идарәсе башлыгы Сергей Мережко, пассажирлар ташуны оештыру үзәге җитәкчесе Рәфис Әхмәтдинов, Башкортстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Вахитов катнаштылар.

Рәфит Ягъфәров билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Башкортстанда җиңел такси пассажирларын ташу эшчәнлеген гамәлгә ашыруга 5021 рөхсәт бирелгән. Шул исәптән "Ларгус" маркалы 511 автомобильдә. Такси хезмәтләре тарафыннан пассажирлар ташу өлкәсендә төп проблемаларның берсе - сыйфатсыз, шул исәптән легаль булмаган хезмәт күрсәтү. Рәиф Абдрәхимов республиканың барлык районнарына һәм муниципалитетларына кагылышлы рейд чаралары графигын формалаштырырга кушты.

Республика буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, агымдагы ел башыннан таксистлар катнашлыгында, аерым алганда, шәһәрара ташуларны гамәлгә ашыручы "Ларгус" маркалы автомобильләрдә, төбәктә 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 6 кеше һәлак булган һәм 10 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Хәлне төзәтү максатында уртак рейд чаралары уздырыла, нәтиҗәдә, узган ел эчендә легаль булмаган ташучыларның 27 җиңел таксие кулга алынган. Агымдагы ел башыннан шундый алтысы тоткарланган. Владимир Севастьянов ышандырганча, көч структуралары ягыннан шәхси ташучыларны контрольдә тоту якын арада максималь көчәйтеләчәк.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: