+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 июль 2021, 12:30

Яңа социаль пансионат булачак

Ул Иглин районында төзеләчәк.

Яңа социаль пансионат булачак
Яңа социаль пансионат булачак

8 июльдә “Инвестсәгать” утырышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өчен дәүләтнеке булмаган социаль пансионатлар җитәкчеләре белән очрашу үткәрүне йөкләгән иде. Анда мондый учреждениеләр эшенең актуаль мәсьәләләре һәм аларга ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар.

Республиканың Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова аңлатканча, Башкортстанда мохтаҗларга тулыканлы хезмәт күрсәтү өчен 250 урын булдырырга кирәк.

"Инвестсәгать"тә катнашучылар шундый учреждениеләрнең берсен хуплады. Иглин районында Пушкинское авылында 22 койкага исәпләнгән социаль хезмәт күрсәтү пансионаты булдырылачак.

Проект инициаторы - "Счастливый Я" өлкән яшьтәге кешеләрне ял итү һәм карау үзәге" коммерция карамагында булмаган оешма директоры Надежда Погуляева сөйләгәнчә, пансионатны урнаштыру өчен Горский урамындагы элекке мәктәп бинасын сайлаганнар. Анда реконструкция үткәрергә, җиһазлар белән тәэмин итәргә кирәк.

Надежда Погуляева башлангычны концессия шартларында тормышка ашырырга тәкъдим итте. Керемнәрнең гомум күләме 10 миллион сум дип бәяләнә. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча проект социаль хезмәтләр күрсәтүгә субсидия алачак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: