+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 июль 2021, 11:35

Югары әзерлек режимына үзгәрешләр кертелде

Республиканың эшлекле җәмәгатьчелек вәкилләре Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка рестораннарда һәм башка социаль-көнкүреш юнәлешендәге биналарда булганда өстәмә чикләүләр кертүне соңрак вакытка күчерү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Төбәк җитәкчесе мөрәҗәгатьне “Роспотребнадзор” идарәсенә юллады.  

Югары әзерлек режимына үзгәрешләр кертелде
Югары әзерлек режимына үзгәрешләр кертелде

Республиканың эшлекле җәмәгатьчелек вәкилләре Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка рестораннарда һәм башка социаль-көнкүреш юнәлешендәге биналарда булганда өстәмә чикләүләр кертүне соңрак вакытка күчерү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Төбәк җитәкчесе мөрәҗәгатьне “Роспотребнадзор” идарәсенә юллады.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменә язылган хатта “Роспотребнадзор”ның республика идарәсе җитәкчесе Анна Казак, төбәктә коронавирус буенча хәлне анализлап, җәмәгать туклануы оешмалары коллективларында COVID-19 таралу учаклары теркәлмәгән, дип билгеләгән. Шулай ук җәмәгать туклануы объектларында коронавирус белән зарарлану мөмкинлеге турында мәгълүматлар юк. Шуңа бәйле рәвештә, “Роспотребнадзор” җәмәгать туклануы биналарының санитар-эпидемиология кагыйдәләрен үтәгәндә, өстәмә антиковид чикләүләр кертү вакытын күчерү турында карар кабул итәргә мөмкин дип саный.
Шушы хат нигезендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефе белән бәйле югары әзерлек режимы турындагы указга узгәрешләр кертте.
Документның яңа редакциясе нигезендә, рестораннарга һәм башка социаль-көнкүреш юнәлешендәге учреждениеләргә кергәндә мотлак рәвештә вакциналау узу турында белешмә (сертификат), шул исәптән беренче компонент белән, вакцинациналануга каршылыклар булу яки лаборатория тикшеренүенең тискәре нәтиҗәсе турында белешмә булу таләбе 12 июльдән 26 июльгә кадәр күчерелә.
Исегезгә төшерәбез, ябык биналарда эшләүче җәмәгать туклануы биналары (50 һәм аннан да күбрәк утыру урыны булганда), матурлык, косметика, массаж һәм СПА-салоннары, мунча, сауна, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, фитнесс-клублар, бассейннар, шифаханә-курорт оешмалары, студентлар тулай тораклары, шулай ук гомуми файдаланудагы автотранспорт белән шәһәрара пассажирлар ташу һәм «Орлан» шәһәр яны поездының эше турында сүз бара.
Моннан тыш, “Роспотребнадзор” тәкъдиме буенча республикадагы эш бирүчеләргә (җитәкчеләргә) 2021 елның 19 июлен хезмәт хакын саклап калып, ял көне итү тәкъдим ителә. Хакимият органнарына һәм башка учреждениеләргә бу көнне әлеге оешмаларның эшчәнлеген тәэмин итәчәк хезмәткәрләр санын билгеләргә кирәк.
Үзизоляциянең мәҗбүри режимын (кичектергесез медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү, тормышка һәм сәламәтлеккә турыдан-туры хәвеф янау очракларыннан тыш) чит илләрдән, шул исәптән Русиянең башка төбәкләре аша транзит белән килгәннәргә, ПЦР ысулы белән тест нәтиҗәләрен алганчы мотлак үтәргә тиеш. Әгәр кеше соңгы 12 ай эчендә коронавирустан прививка ясаткан яки COVID-19 белән соңгы алты айда авырган икән, ПЦР-тест таләп ителми.
200дән артык кеше катнашлыгындагы киңкүләм эшлекле, мәдәни, күңел ачу һәм спорт чараларын бары тик республика оператив штабы карары нигезендә генә үткәрергә мөмкин.
Халыкка кешеләр күпләп җыела торган урыннарда, шул исәптән мәйданнарда, паркларда, скверларда, аллеяларда булудан тыелырга кирәк.

Фото: https://glavarb.ru/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: