+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 июль 2021, 18:50

Коронавирус чигенергә уйламый

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 43 мең 141гә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 205 кеше өстәлде.

Коронавирус чигенергә уйламый
Коронавирус чигенергә уйламый

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 43 мең 141гә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 205 кеше өстәлде.

Әле республика дәваханәләрендә 501 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 50се авыр хәлдә, сигез кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1638 кеше амбулатор дәвалана. Бер тәүлектә 167 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 40375.

Бүген тагын 6 якташыбызның куркыныч инфекцияне җиңә алмыйча дөньядан китүе билгеле булды. Шулай итеп, республикада коронавирус корбаннары 646га җитте.

Пневмония очраклары да ачыкланып тора. Соңгы тәүлектә бу диагноз 133 кешегә куеган, 121 кеше пневмонияне җиңгән.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: