+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 июль 2021, 16:14

Шәһәр яны поездларында вагоннар саны арта

“Башкортстан шәһәр яны пассажирлар компаниясе” җәмгыяте шәһәр яны поездларының составлары күләмен арттыра.

Шәһәр яны поездларында вагоннар саны арта
Шәһәр яны поездларында вагоннар саны арта

“Башкортстан шәһәр яны пассажирлар компаниясе” җәмгыяте шәһәр яны поездларының составлары күләмен арттыра.

Шакша микрорайонында Караидел елгасы аша автомобиль күперендә ремонт эшләре алып барылган чорда пассажирларга сыйфатлы һәм хәвефсез хезмәт күрсәтү максатында түбәндәге шәһәр яны поездларына 6га кадәр күләмдә вагоннар тагылачак:

- 9-16 июльдә 6420нче Уфа – Урман шәһәр яны поездына.

- 12-16 июльдә 6433нче Олы-Теләк – Дим шәһәр яны поездына.

Шуны искәртәбез:

- бүгенге көнгә шәһәр эчендә поездда йөрү бәясе бара торган араның ераклыгына бәйле булмаган рәвештә – 22 сум.  “Алга” транспорт картасы белән исәпләшкән очракта билет бәясе – 20 сум.

- шәһәр яны поездларына билетларны кассаларда, терминалларда кулакчага һәм акчасыз исәпләшеп алырга була.

- «РЖД пассажирам» (https://app.rzd.ru) мобиль кушымтасыннан файдаланырга киңәш итәбез.

 

Фото “Башкортстан шәһәр яны пассажирлар компаниясе” җәмгыяте сайтыннан.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: