+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 июль 2021, 16:10

Айныйбыз бит!

Аек тормышка ни җитә!

Айныйбыз бит!
Айныйбыз бит!

Башкортстанда алкогольдән агуланып үлүчеләр саны, 2019 елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, былтыр 30 процентка кимегән. Бу хакта Башкортстан Республикасы сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев хәбәр итте.

- Үткән елда төбәктә алкоголь белән агуланудан 73 кеше үлгән, шул ук вакытта андыйлар 2019 елда - 104, ә 2018 елда 211 булган. Әлеге факт республиканың алкоголь базарын җайга салу өлкәсендә нәтиҗәле һәм үлчәнгән сәясәтнең дәлиле булып тора, - дип билгеләде ведомство җитәкчесе.

Бүген Башкортстан Республикасының алкоголь секторында 5,5 меңгә якын лицензияле объект һәм 4 мең тирәсе субъект сыра сату белән шөгыльләнә. Алкоголь продукциясенең легальлеген тәэмин итү бурычы, шул исәптән, республиканың Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгына йөкләтелгән.

Былтыр алкоголь һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә дәүләт контроле кысаларында административ хокук бозулар турында 275 эш кузгатылган. Законсыз әйләнештән 4 мең литрга якын алкоголь продукциясе алынган.

Фото: narcology-spb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: