+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 июль 2021, 17:10

Балалар ни сәбәпле үлә?

Республикада 12 көн эчендә унбер бала үлгән...

Балалар ни сәбәпле үлә?
Балалар ни сәбәпле үлә?
Республикада 12 көн эчендә унбер бала үлгән...

Башкортстанда агымдагы елның җәй башыннан 19 бала вафат булган. Сәбәпләре – төрле җәрәхәтләр алу, суга бату, механик асфиксиядән (йоклаганда әнисе астында калган), суицидлар. Аларның яше - бер айдан 18 яшькә кадәр.

Шул ук вакытта, Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, июльнең 12 көнендә унбер бала үлгән: җиде бала суга баткан, икесе биеклектән егылып төшкән, икесе аварияләрдә һәлак булган.

"Әти-әниләр, уяу булыгыз, балаларыгызны караучысыз калдырмагыз. Үзләрен генә сулыкларга җибәрмәгез. Исерек хәлдә руль артына утырганда сез үзегезне генә түгел, барыннан да элек балагызның гомерен куркыныч астына куясыз! Балаларыгызның гомерен саклагыз!”, — дип мөрәҗәгать итәләр ведомствода.

 
 
Фото: bashinform.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: