+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 июль 2021, 19:41

"Балалар туристик кэшбэгы"на нигез салыначак

Республика илдәге топ-5 проектка кертелде.

"Балалар туристик кэшбэгы"на нигез салыначак
"Балалар туристик кэшбэгы"на нигез салыначак

Республика илдәге топ-5 проектка кертелде.

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр Андрей Назаров үткәргән видеоселектор киңәшмәсендә республикада туризмны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

- Бу мөһим юнәлештә без киләсе елдан «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» проектын гамәлгә ашыру башланачагына бәйле рәвештә яңа дәрәҗәгә күтәрелергә тиеш. Безнең Русия һәм чит ил туристларын җәлеп итү өчен зур потенциалыбыз бар, - дип ассызыклады Андрей Назаров.

Ул билгеләп үткәнчә, эш активлашты һәм "Туризм.РФ" корпорациясенә Башкортстаннан дүрт инфраструктура проекты җибәрелде. Өстәвенә, республика "Балалар туристик кешбэгы" программасын гамәлгә ашыру буенча топ-5 төбәккә керде. "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" проекты кысаларында туризмны үстерү күзлегеннән актив булган макротөбәкләр булдыру һәм үстерү күздә тотыла. Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, республика Русиянең барлык төбәкләреннән беренче булып "Зур Урал" туристик макротөбәге проектын эшли башлады, ул үз эченә инфраструктураны үстерү, маршрутларны төзекләндерү, визит-үзәкләр булдыру һәм башка мөһим юнәлешләрне алачак.

Федераль финанслауны җәлеп итү кысаларында дәүләт комитеты тарафыннан «Корпорация Туризм.РФ» җәмгыятенә дүрт инвестиция проекты буенча хезмәттәшлек турында заявкалар җибәрелде, инвестицияләрнең гомум күләме 14,5 миллиард сумнан артык.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: