+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 июль 2021, 11:33

Гомереңнең кадерен бел!

Коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясату - бүген көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Бу хәвефле чирне йоктыручылар һәм аңардан үлүчеләр саны артса да, иммунлаштыру кампаниясендә катнашырга ашыкмаучылар һаман бар әле. Менә нәкъ шундый кешеләр игътибарына бу яңалык.

Гомереңнең кадерен бел!
Гомереңнең кадерен бел!
Коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясату - бүген көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Бу хәвефле чирне йоктыручылар һәм аңардан үлүчеләр саны артса да, иммунлаштыру кампаниясендә катнашырга ашыкмаучылар һаман бар әле. Менә нәкъ шундый кешеләр игътибарына бу яңалык.

"Роспотребнадзор" белдерүенчә, коронавирус инфекциясе белән авыру очраклары вакцина кадатучылар арасында бары тик 0,7 процент тәшкил итә. Ә менә ковидны икенче тапкыр эләктереп сырхаулаучылар 1 процент икән.

"Роспотребнадзор" җитәкчесе Анна Попова сүзләре буенча, ковидка каршы вакцина ясаткан пациентлар, бу инфекцияне йоктырса да, чирне бернинди билгеләрсез генә үткәреп җибәрә.

Вакцинаның ике инъекциясен дә ясаткан кешеләр медицина белгечләре тарафыннан күзәтелгән һәм шул ачыкланган: алар арасында ковид белән авыручылар 0,7 проценттан артмый. Ә менә вакцинаның бер компонентын кадатып, икенчесенә кадәр булган вакыт аралыгында инфекция эләктерүчеләр күбрәк булган, чөнки бу вакытта әле иммунитет формалашып өлгермәгән була, дип аңлаткан Попова.

Моннан тыш, белгечләр әйтүенчә, безнең илдә ясалган өч төрле вакцина да бер төрле яхшы нәтиҗә бирә, ковидтан ышанычлы саклый.

Әлегә Русиядә локдаун кертү кирәкми, дип исәпли "Роспотребнадзор" җитәкчесе. "Киләчәктә дә ул кирәкмәс, әгәр дә барыбыз да прививка ясатсак", - ди тә өстәгән ул.

Фото: ria.ru

 

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: