+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 июль 2021, 09:50

Төннәрен нык салкынайтачак!

Синоптиклар алдагы көннәргә фаразларын җиткерде.

Төннәрен нык салкынайтачак!
Төннәрен нык салкынайтачак!
Синоптиклар алдагы көннәргә фаразларын җиткерде.

Башкортстанда якындагы өч көндә эсселек салкын һава белән алмашачак. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, дүшәмбе, 12 июльдә, урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан талгын, көндез урыны белән көчле җил көтелә.

Һава температурасы төнлә 11-16 градус, төньяк-көнчыгышка таба 6 градуска кадәр төшә, көндез 20-25 градус җылы булачак.

Сишәмбе һәм чәршәмбе, 13 һәм 14 июльдә, шулай ук урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил төньяктан. Термометр баганалары төнлә 10-15 градус күрсәтәчәк, урыны белән 6 градуска кадәр төшә, көндез 21-26 градуска күтәреләчәк.

 
Фото: novostipmr.com

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: