+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 июль 2021, 15:25

Колышта күпер төзекләндерелде

Кырмыскалы районының Колыш авылында соңгы вакыт эчендә генә дә байтак үзгәрешләр булды. Берничә ай элек су мәсьәләсе хәл ителә башлады, шул көннәрдә авылның ике өлешен берләштерүче күпер төзекләндерелде.

Колышта күпер төзекләндерелде
Колышта күпер төзекләндерелде

Кырмыскалы районының Колыш авылында соңгы вакыт эчендә генә дә байтак үзгәрешләр булды. Берничә ай элек су мәсьәләсе хәл ителә башлады, шул көннәрдә авылның ике өлешен берләштерүче күпер төзекләндерелде.

Әйткәндәй, бу мәсьәлә дә Колыш халкын күптән борчый иде. Авыл уртасында агып ятучы кечкенә Кара елга үзенчә матурлык бирсә дә, аның аша салынган күпер күптән искереп, такталары череп беткән иде. Шуңа да авылның бер ягыннан икенчесенә чыгучылар өчен хәвеф тудыра башлады.

Авыл халкы бу проблема белән Республика белән идарә итү үзәгенә “Инцидент-менеджмент" программасы буенча мөрәҗәгать итте. Күп тә үтмәде, боз урыныннан кузгалды һәм Сәвәләй авыл биләмәсе хакимияте бу проблеманы хәл итүгә тотынды. Проблема билгеле булса да, авыл биләмәсе хакимиятенең аны хәл итү өчен финанс мөмкинлеге юк иде.

Шунысы куанычлы, туган авыллары өчен янып-көеп яшәүче кешеләр ярдәмгә килде. Шушы авылда туып-үскән Илшат Ямалетдинов авылдашлары өчен мөһим эшнең күп өлешен үз өстенә алды. Иң тәүдә балчык ташытып, дамбаны ныгытты. Аннары такта бүлеп, авыл егетләре һәм авыл биләмәсе хакимияте вәкилләре белән берлектә күперне төзекләндереп куйдылар.

Илшат Ринат улы берничә ел элек тә бу күперне үз көче белән төзекләндергән иде. Бу юлы да үз ярдәмен тәкъдим итте. Хәзер авыл халкы яңартылган күпер аша курыкмыйча йөри ала.

Колышлыларның активлыгына да сокланырлык кына. Мондый проблемаларны күтәреп, бергәләп хәл иткәндә авыл да күркәмләнә, анда яшәүчеләр өчен уңайлыклар да күзгә күренеп арта.

Фото: Сәвәләй авыл биләмәсе хакимияте.

Колышта күпер төзекләндерелде
Колышта күпер төзекләндерелде
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: