+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 июль 2021, 22:50

"НефАЗ"да эшчеләрнең сәламәтлегенә караш җитди

Нефтекама автозаводында вакцинацияләү эш урыныда оештырылган.

"НефАЗ"да эшчеләрнең сәламәтлегенә караш җитди
"НефАЗ"да эшчеләрнең сәламәтлегенә караш җитди

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, Русия коронавирус йоктыру саны буенча дөньяда дүртенче урынга чыкты. Оешма сайтында бастырылган ВОЗ статистикасы буенча, COVID-19 5,8 миллион русияледә ачыкланган.

Нефтекама автозаводында хезмәткәрләрне завод территориясендә вакцинацияләү оештырылган. Монда вакцинация башланганнан бирле меңнән артык хезмәткәр прививка ясаткан, шулай ук офислары автозавод территориясендә урнашкан башка предприятиеләрнең йөз хезмәткәре дә шунда ук вакцинацияләнә ала.

Персонал белән идарә итү буенча генераль директор урынбасары Юрий Мөхәммәтдинов хезмәткәрләрнең вакцинация ясатуын бердәнбер дөрес карар дип саный:

- Бу чир башта шәһәрдә, аннары предприятиедә пәйда булганнан соң, без авыруның таралуына юл куймас өчен барлык чараларны күрдек: битлек сатып алдык, термометрия, территорияне санэшкәртү керттек оештырдык. Әмма бу һәрвакытта да ярдәм итми, хезмәткәрләр авырый, үлем очраклары да була. Өстәвенә, заводтан читтә, гаиләдә, урамда, кибеттә дә авырырга мөмкин. Шуңа күрә беренче вакциналар барлыкка килгәч, без коллектив белән вакцинациягә гариза биргән беренче кешеләр арасында булдык. Безнең бурыч - хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклау, - ди ул.

Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, хезмәткәрләр вакцинацияне төрлечә үткәрә, әмма бик нык температура күтәрелгән кешеләр бик аз. Бу очракта хезмәткәрләр йә табибка мөрәҗәгать итә, йә өйдә кала. Кагыйдә буларак, бер көннән хәле яхшыра.

"Бернинди җитди хәлләр булмады, автозаводта 1037 кеше прививка ясады", - ди ул.

Гөлназ Дәүләтова маляр булып эшли: - Мин якыннарымның сәламәтлеген саклау өчен прививка ясамакчы булдым. Предприятиедә ясату бик уңайлы. Эштән китәргә, поликлиникага йөгерергә кирәкми. Өстәвенә, поликлиникада теләмәгән авыру кешеләр белән дә кисешә аласың. Ә монда тыныч шартларда табиб кан басымын, температураны һәм кислород микъдарын үлчи, аннары шәфкать туташы прививка куя. Өстәвенә, мин үзем генә түгел, монда минем эш буенча хезмәттәшләрем дә, бу да ничектер илһамландыра.

Лиана Саитгалиева, ОТК контролеры: - Мин спорт белән шөгыльләнәм, ә хәзер тренажер залына прививка турында сертификатсыз кертмәячәкләр. Шуңа күрә мин монда.

Дамир Әсхәдуллин, юридик бюро башлыгы: - Беренчедән, авырмас өчен үз сәламәтлегең өчен кирәк. Икенчедән, үз хезмәткәрләремә үрнәк күрсәтәм. Өченчедән, шәхси фактор да бар әле: улым быел укырга керә, каядыр очарга туры килергә мөмкин, шуңа күрә монда да вакцинация турында сертификат кирәк булачак. Минем гаилә дә прививка ясатырга җыена, дүшәмбе көнне поликлиникага барачак.

Рәхимьян Сабиров 11 цехта мастер булып эшли: - Мин бүген беренче тапкыр килдем, бу минем беренче компонентым. Минемчә, барысы да прививкаланырга тиеш - үзенең һәм башкаларның хәвефсезлеге өчен. Башка хезмәткәрләр атаган сәбәпләр арасында проблемаларсыз башка шәһәрләргә һәм илләргә очу, шифаханәдә дәвалану теләге. Укырга керәчәк абитуриентлар белән уку йортларына йөрергә кирәк булачак, өстәвенә, булачак студентларның үзләренә дә прививка ясату кирәк, лекциягә дә, тулай торакка да кертмәскә мөмкиннәр.

Ә менә вахта автобусларын чыгара торган 35нче цех начальнигы Элвир Гафаров ике компонентны да алган, һәм бүген сертификат алырга килгән.

Гомумән алганда, "НЕФАЗ" да бу көнне 100гә якын кеше прививка ясатты. Киләсе атнада монда вакцинаның чираттагы партиясен көтәләр: предприятиедә прививка ясау кампаниясе көчәя генә бара.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: