+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 июль 2021, 14:45

Паром астында кала язган...

Караидел елгасын йөзеп чыкмакчы булган 20 яшьлек уфалы бәлагә тарыган.

Паром астында кала язган...
Паром астында кала язган...
Уфа коткаручылары суда бәхетсезлек очрагын булдырмый калган. Шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, дүшәмбе көнне мәгълүмат-диспетчерлык үзәгенә Караидел елгасында, Сипайлово бистәсендәге Яр буе урамындагы 41нче йорттан ерак түгел, бер ир-егетнең суга батуы турында хәбәр килгән.

Эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре катерда тиз арада шул урынга килеп җиткән. Чыннан да, 20 яшьлек егеткә ярдәм кирәк булган.

"Коткаручылар урынга килеп җиткәч, аның суда киемдә һәм суднолар йөри торган урында булуын ачыклаган. Тик иң куркынычы шул: агым егетне якынлашып килүче паром астына алып барган. Коткаручылар егетне тиз арада катер бортына күтәреп, ярга алып чыккан”, — дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Егет медицина ярдәменә мохтаж булмаган. Аны киемдә килеш Караиделне йөзеп чыгарга нәрсә мәҗбүр итүе билгесез.

Фото:bashinform.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: