-19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 июль 2021, 22:31

Уфа һавасы кайчан чистарыр?

Шикаятьләр килүе дәвам итә.

Фото:gismeteo.ru

Уфада яшәүчеләрдән яман ис килүгә шикаятьләр килү дәвам итә.Күзәтчелек органнары тикшерүләр үткәрә һәм Уфа һавасын пычраткан зарарлы матдәләр чыганакларын ачыклый. Мөгаен, пычрануның чыганагын республика Экология министрлыгы һәм "Росприроднадзор"ның Көньяк Урал идарәсе хезмәткәрләре ачыклар. 

"Роспотребнадзор" йөкләмәсе буенча 9 июльдән 19 июльгә кадәр башкаланың биш ноктасында һәм аның тирәсендә 22 матдә буенча һаваның лаборатор тикшеренүләре уздырыла.

Хәлне контрольгә шулай ук республика Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары буенча совет, "Яшел Башкортстан" иҗтимагый оешмасы да кушылды.

Җәмәгать эшлеклеләре шулай ук мөрәҗәгатьләр күп булуын билгели. Беренче көнне 100дән артык гариза кабул ителгән. 

Башкортстаннан Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев хәлгә карата мөнәсәбәтен белдерде, ул, "проблемага "Росприроднадзор"ның федераль ведомстволарын тоташтырырга кирәк", дип саный."Мондый проблемалар белән шәһәр хакимияте элек тә очрашты. Ул вакытта Уфа хакимиятенең экология бүлеген Уфа нефть эшкәртү заводында эш тәҗрибәсе булган, җәмәгатьчелек һәм матбугат белән хезмәттәшлек иткән Мәкъсүт Хисмәт улы җитәкли иде. Ул дөреслекне таба алды, аңа ышандылар, аны хөрмәт иттеләр һәм аның тирәсендә төрле өлкәләр вәкилләре командасы формалашты. Миңа калса, нәкъ шундый кешеләр бүген Уфаның экологик проблемаларын хәл итүдә кирәк", - дип билгеләде парламентарий.

"Тәрәзәләрне дә ачып булмый, дип әйтүчеләрне аңлыйм. Монда берничә сәбәп булырга мөмкин. Бу сәнәгать калдыклары да, атмосферага начар калдыклар чыгару да, метеошартлар да. Ләкин уфалылар бу проблемадан  җәфа күрергә тиеш түгел. Урындагы ведомстволар - "Роспотребнадзор", "Росприроднадзор"  инде проблема белән шөгыльләнә. Әмма бу хәлне  федераль үзәкләргә җиткерергә кирәк ", - диде Дәүләт җыелышы-Корылтай  рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова.

"Безгә, Иҗтимагый палатага, бик күп мөрәҗәгатьләр,  шалтыратулар килде. Бигрәк тә кешеләрне төннәрен бу иснең көчле булуы борчый иде. 1990-2000  елларда да шулай булган, бу хәл белән нидер эшләргә кирәк ", - дип хәбәр итә Башкортстан  Иҗтимагый палатасы әгъзасы Роза Хуҗина.

Автор:Гөлия Мөгаллимова