“Фольклориада үткәрү - Башкортстан туризмы өчен менә дигән имидж тарихы. Безнең хакта бер үк вакытта бөтен дөньядан миллионнан артык кеше белде, бу, һичшиксез, республиканың кунакчыллык индустриясенә игътибарны җәлеп итте. Фестиваль безнең бай мәдәнияткә, этнографик туризмга басым ясады, ул сәяхәтчеләрдә бик популяр, ә бездә, һичшиксез, кунакларга күрсәтер урыннар бар", - дип шәрехли Башкортстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Эльмира Туканова.
Дәүләт комитетының республика районнарыннан һәм Уфа кунакханәләреннән алган мәгълүматларына караганда, 1-12 июльдә төбәктә 57845 турист булган. Республика туроператорлары билгеләп үткәнчә, бу көннәрдә туристлык төркемнәрендә Башкортстанның табигый локацияләренә бик теләп йөргән чит ил туристлары күбәйде.
"Без 37 илдән килгән кешеләрнең Башкортстанның матурлыгын күрү өчен тагын бер кабат әйләнеп кайтачагына ышанабыз. Сүз дә юк, VI Бөтендөнья фольклориадасы кебек вакыйгалар туризмны үстерү өчен этәргеч бирә. Чара туристлык сезонының иң югары ноктасында узды һәм безнең музейларның мөмкинлекләрен, инфраструктура объектларының, тармакта хезмәт итүче персоналның әзерлеген, күпсанлы туристларны кабул итә алуыбызны күрсәтте. Төбәкләрдә вакыйгалар активлыгы - бик перспективалы юнәлеш. Якты вакыйгалар эчке төбәкара агымнарны да стимуллаштыра", - дип билгеләде Русия туриндустрия берлегенең Башкортстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Кинҗә Кускилдин.
Узган елның җәйге айларында Башкортстанга туристлар агымы 2 миллион кеше тәшкил иткән иде. Быел һәм киләсе елда, Бөтенрусия һәм халыкара дәрәҗәдәге вакыйгалар нәтиҗәсендә, шул ук чорда кунаклар саны ким дигәндә 25-30 процентка артачак, дип планлаштырыла.
Фото: bashinform.ru