-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 июль 2021, 09:25

Озын ялларда һава торышы нинди булачак?

Синоптиклар алдагы көннәргә фаразларын җиткерде.

Озын ялларда һава торышы нинди булачак?
Озын ялларда һава торышы нинди булачак?
Синоптиклар алдагы көннәргә фаразларын җиткерде.

Башкортстанда якындагы көннәрдә һава торышы кабат җылылыгы белән сөендерәчәк. Синоптиклар фаразлары буенча,бүген көн аяз, явым-төшемсез булачак. Җил төньяк-көнбатыштан, талгын. Көндез һава температурасы 23-28 градус тәшкил итәчәк.

Иртәгә төнлә явым-төшемсез. Җил үзгәрүчән. Һава температурасы 10-15 градус, урыны белән +5кә кадәр төшәчәк. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан. Термометр баганалары 24-29 градус күрсәтәчәк.

Шимбә, 17 июльдә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр, көндез урыны белән көчле яңгыр явачак. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан. Һава температурасы төнлә 12-17 градус, көндез 25-30 градуска кадәр булачак.

Якшәмбе, 18 июльдә, алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, кыска вакытлы яңгыр, яшен, җил көньяк-көнбатыштан, талгын. Һаваның максималь температурасы — 25, минималь - 16 градус.

Дүшәмбе, 19 июльдә, алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен. Төнлә 17 градус булса, көндез 27 градуска кадәр җылытачак.

gismeteo.ru мәгълүматлары буенча, сишәмбе, 20 июльдә, шулай ук, кыска вакытлы яңгырлар, яшен, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Термометр баганалары көндез — 28, төнлә 19 градус күрсәтәчәк.

 
Фото: guberniya.tv


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: