+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 июль 2021, 14:14

Юлларда видеокамералар саны артачак

Радий Хәбиров хәлне контрольгә алырга кушты.

Юлларда видеокамералар саны артачак
Юлларда видеокамералар саны артачак

«Башкортстан Республикасы юл хуҗалыгын үстерүнең гомумсистема чаралары» төбәк проекты кысаларында былтыр 471 фотовидеотеркәү комплексы файдалануга тапшырылды. Шулай итеп, республикада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автоматлаштырылган фотовидеотеркәү буенча хәзер 1015 комплекс эшли, шуларның 946ы - стационар комплекс, калганнары мобиль җиһазлар.

Кызганычка каршы, ел башыннан Башкортстан территориясе буйлап узучы федераль әһәмияттәге юллар буенча юл-транспорт һәлакәтләре саны арту күзәтелә. Шуңа бәйле рәвештә республика Башлыгы Радий Хәбиров гомум файдаланудагы федераль әһәмияткә ия автомобиль юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны автоматик фотога төшерү өчен өстәмә 100 берәмлек комплекс урнаштыруны йөкләтте.

- Федераль трассаларда тизлек режимының үтәлешен контрольдә тотуның артуы һәлак булганнарның санын киметү буенча нәтиҗәле чара булып тора. Моңа юл йөрү кагыйдәләрен теркәүче камералар санын арттырып та ирешергә мөмкин, алар турында белгән машина йөртүче тизлекне контрольдә тота, - дип хәбәр итте республика транспорт дирекциясе Мансаф Низакаев.

Бүгенге көнгә Уфа - Ырынбур һәм М-5 «Урал» федераль трассаларында 15 фотовидеотеркәү комплексы урнаштырылган. Төзелеш-монтаж эшләрен һәм барлык 100 комплексны файдалануга тапшыруны 20 августка кадәр төгәлләү планлаштырыла.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: