-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 июль 2021, 18:05

Ашханәдә дә прививка ясатырга мөмкин

"Съем слона" ашханәсе хезмәткәрләре вакцинага җитди карашта.

Ашханәдә дә прививка ясатырга мөмкин
Ашханәдә дә прививка ясатырга мөмкин

Коронавирус инфекциясеннән киңкүләм вакциналану җәмәгать туклануы учреждениеләрендә оештырыла. Мәсәлән, бүген вакциналау Нефтекамадагы «Съем слона» ашханәсе территориясендә җәелдерелде.
Бу көнне "Спутник V" вакцинасы белән "Съем слона" һәм "Жар-свежар" ашханәләре челтәренең 18 хезмәткәре прививка ясатты.

- Без җаваплылыкның аңлыйбыз, - ди ашханәнең идарәчесе Алсу Фәхетдинова. - Коронавирус котырына, җитәкче буларак, хезмәткәрләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклау бурычы тора. Шуның белән көн-төн эшләүче медикларның эшен җиңеләйтергә тиешбез. Моннан тыш, без кунакларга хезмәт күрсәтәбез, шуңа күрә килүчеләргә инфекция йоктырмас өчен үзебез дә йөз процентка сәламәт булырга тиеш. Коллективның вакциналануга реакциясе уңай булды, хәтта поликлиникаларда чират торырга туры килмәячәгенә шатландылар. Безгә медиклар үзләре килделәр һәм эш урынында вакциналадылар.

Прививка алдыннан табиблар кан басымын һәм пульс ешлыгын үлчәгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, дүрт хезмәткәр элегрәк прививканы "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша язылып эшләткән булган. Аларның берсе, ашханә хезмәткәре Илфирә Галиуллина болай ди:
- Прививканы яхшы кичердем. Бераз гына йокы килә, ләкин температура күтәрелми. Без җәмәгать туклануында эшлибез, көн саен бик күп кешеләр белән аралашабыз, шуңа күрә прививкалар һәм медосмотрлар безнең өчен - гадәти эш.

Бүләкләү сыйфатында хезмәткәрләргә ашханәдә бушлай туклануга өчәр купон бирелде һәм, әлбәттә, бер өстәмә ял көне.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: