Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 июль 2021, 15:03

Коронавирус янә күпләп тарала башлады

Шул ук вакытта үлем очраклары да күп.

Коронавирус янә күпләп тарала башлады
Коронавирус янә күпләп тарала башлады

16 июльгә булган мәгълүматлар буенча, Башкортстанда барлыгы 44 мең 482 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган. Бу хакта төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

Тәүлеклек үсеш чираттагы тапкыр рекорд куйды - 240 кеше. Кичә 231 кешедә әлеге авыру ачыкланган иде.

Авырудан барлыгы 41 416 кеше савыкты, тәүлек эчендә бу күрсәткеч 256 булды. 794 487 кеше вакциналануның беренче этабы узды. Ике компонентны да 472 623 кеше алды.

Шул ук вакытта үлүчеләр саны да арта, бер тәүлек эчендә инфекциядән 6 пациент вафат булган. Шулай итеп, коронавирустан җәмгысы 677 үлем очрагы теркәлде.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Фото: newsbash.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас в