+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 июль 2021, 10:45

Үсмерләрне вакциналау кайчан башланачак?

Мәскәүдә ул сынау рәвешендә башланды да инде.

Үсмерләрне вакциналау кайчан башланачак?
Үсмерләрне вакциналау кайчан башланачак?
Мәскәүдә ул сынау рәвешендә башланды да инде.

Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология үзәге башлыгы Александр Гинцбург, Русия үсмерләренә коронавирус инфекциясенә каршы вакциналау 20 сентябрьгә кадәр башланырга тиеш, дип белдерде. Бу хакта "РИА Новости” хәбәр итә.

12-17 яшьлек балалар өчен " Спутник V" тикшеренүе 5 июльдә Мәскәүдә башланды. Анда әлеге яшь төркемендәге 100 кеше катнаша, 6 июльдә вакцинаның беренче компонентын 21 үсмер алды.

“Ике баланың температурасы 37 булган . Тик бу - нормаль реакция, чөнки, гафу итегез, физраствор түгел, ә вакцина кадыйлар. Үлчәмәгән булсалар, алар моны сизмәс тә иде, мөгаен” — дип, сынаулар турында фикерен белдерә Гинцбург.

Аның сүзләренә караганда, соңгы вакытта коронавирусны авыррак үткәрүче балалар саны арткан, шуңа да аларны сакларга кирәк.

 
Фото: activityedu.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: