+5 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 июль 2021, 16:45

Вакцина ясатырга коллективлары белән киләләр

14 июльдә Идел буе федераль округында вакциналауның иң эре мобиль пункты Уфада ачылды, анда берьюлы 10 бригада эшли. "Торатау" Конгресс-холлына вакциналанырга хәзер тулы коллективлар килә.

Вакцина ясатырга коллективлары белән киләләр
Вакцина ясатырга коллективлары белән киләләр

Вакциналануның яңа пункты көненә 1500гә кадәр кеше кабул итә ала. Килүчеләр арасында - аерым кешеләр дә, Уфа банклары һәм клиникалары вәкилләре дә. Бүген монда берьюлы берничә табиб вакциналанган.

- Безнең дәваханәдә прививка ясатмаучылар аз калды. Күптән түгел бездә күчмә вакциналау узды, кызганычка каршы, ул вакытта аны уза алмадык. Бүген шунлыктан без монда, - ди табиблар.

Прививкага Уфа һәм Башкортстанда яшәүчеләр генә килми. Соңгы ике көндә монда, мәсәлән, Кемерово өлкәсеннән һәм Мәскәүдән килгәннәр дә булган. Вакциналауны биредә Русия Федерациясенең теләсә кайсы гражданы үтә ала, паспортны һәм шәхси счет номерын (СНИЛС) гына күрсәтергә кирәк.

- Монда беренче компонентны да, икенчесен дә кадыйбыз, - дип хәбәр итте мобиль пункт җитәкчесе, медицина фәннәре кандидаты Руслан Солтанов.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: