-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 июль 2021, 11:42

Ял көннәрендә юлларда тикшерүләр узачак!

Башкортстанның ЮХХДИ хезмәткәрләре ял һәм бәйрәм көннәре алдыннан транспорт агымында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны ачыклау һәм булдырмау максатыннан машина йөртүчеләрне тикшерү буенча киңкүләм профилактик чара үткәрелүе турында хәбәр итә.

Ял көннәрендә юлларда тикшерүләр узачак!
Ял көннәрендә юлларда тикшерүләр узачак!

"Хөрмәтле республика халкы һәм кунаклары! Башкортстанда ял һәм бәйрәм көннәре алдыннан транспорт агымында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны ачыклау һәм булдырмау максатыннан машина йөртүчеләрне тикшерү буенча киңкүләм профилактик чаралар узачак.

Исерек шоферларны һәм башка административ хокук бозуларны ачыклауга аерым игътибар биреләчәк. Игътибар итегез, рейд чараларында катнашу өчен Русия Эчке эшләр министрлыгының башка подразделение хезмәткәрләре дә җәлеп ителәчәк.

Башкортстанның күпчелек халкы ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелүче чараларга уңай карый, чөнки алар автомобиль юлларында тәртип саклау һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатларында оештырыла. Барлык ял көннәре дә имин үтсен!", - дип хәбәр итә Башкортстан буенча ЮХХДИ идарәсенең матбугат хезмәте.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: