-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 июль 2021, 15:05

«Яшь профессионаллар-2021» бәйгесенә әзерлек ахырына якынлаша

Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров бүген шушы мәйданда булды.

«Яшь профессионаллар-2021» бәйгесенә әзерлек ахырына якынлаша
«Яшь профессионаллар-2021» бәйгесенә әзерлек ахырына якынлаша

«Яшь профессионаллар-2021» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионатының финалы өчен павильон конструкцияләрен төзү төгәлләнде. Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров әлеге эшне кабул итте.

Булачак чара өчен 19 павильон Рубеж урамындагы Яшь профессионаллар паркында төзелгән. Парк - чемпионатның төп мәйданчыгы, анда 90 компетенция буенча көрәш җәелдереләчәк. Ярышларның тагын бер өлеше колледжларда һәм шәһәрнең һөнәри мәйданчыкларында узачак.

Ярышлар мәйданчыгыннан тыш, Яшь профессионаллар паркы территориясендә телестудия, медиаүзәк, парковка, вертолет мәйданчыгы, ял итү өчен уңайлы зона урнашачак. Чемпионат уздырылган вакытта Рубеж урамында юл трафигын киметү өчен хәзер өстәмә урау юл төзелә. Алга таба ул якындагы торак кварталда яшәүчеләр һәм сәүдә үзәгендә булучылар өчен уңайлы шартлар тудырачак.

"WorldSkills Russia-2021" финалы тәмамлангач, ярышлар үткәрү өчен сатып алынган җиһазлар республика колледжларына тапшырылачак. 100дән артык яңа остаханә барлыкка киләчәк, аларда укыту икътисад һәм хезмәт базарының заманча таләпләренә туры киләчәк.

Чараның планлаштырылган яңа даталары - 25-29 август. Чемпионатны күчерү турындагы карар COVID-19 таралуы һәм Русия Федерациясенең барлык субъектларында төрле дәрәҗәдәге интенсивлык, шул исәптән Башкортстан Республикасында күзәтелә торган авырулар артуы белән бәйле рәвештә кабул ителде.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: