Синоптиклар алдагы атнага һава торышын фаразлады.
Башкортстанга янә эссе һава торышы кайта. Бәйрәм көннәрендә республика территориясендә явым-төшемсез һава торышы көтелә. Көндезге һава температурасы акрынлап 33 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта “Башгидрометүзәк” хәбәр итә.
Киләсе атнада үзгәрүчән һава торышы көтелә, явым-төшем ихтималы артачак. Әмма көннәр бик кызу булачак — һава температурасы 28-34 градуска кадәр күтәрелә.
Атна ахырында һәм 26 июльдән һава температурасы бераз төшә башлый.
Синоптиклар җәйге җылы һәм урыны белән яңгырлы көннәр вәгъдә итә. Термометр баганалары +16,+20 градуска кадәр төшәчәк.
Ямьле җәйләр алда икән әле, дуслар!
Фото: potokmedia.ru