Соңгы тәүлек эчендә Башкортстанда COVID-19 белән зарарлануның 246 очрагы теркәлгән. Бу хакта яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча республика оператив штабы хәбәр итә. Шулай итеп, төбәктә 24 сәгать эчендә зарарлануның яңа очраклары саны буенча чираттагы антирекорд куелган.
Әле республика дәваханәләрендә 606 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 60ы авыр хәлдә, 8 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
“Коронавирустан барлыгы 41 688 кеше дәваланды, шул исәптән 118 кеше узган тәүлек эчендә савыгып чыкты”, — дип хәбәр итәләр оперштабта.
COVID-19 корбаннары исемлеген республиканың янә биш кешесе тулыландырды. Барлыгы коронавирустан вафат булучылар саны 688гә җитте.
Билгеле булуынча, республикада 800 меңгә якын кеше вакцинаның беренче компонентын ясаткан.
Фото: spb.mk.ru