Көтелмәгән гарасат Зилаер районында бакчаларга шактый зыян салган.
Бүген, 18 июльдә, Башкортстанның Зилаер районында яшәүчеләр социаль челтәрләрдә муниципалитет территориясендә боз явып узуы турында хәбәр итте.
Боз-борчакның диаметры ике сантиметрга кадәр җиткән. Авыл кешеләре сүзләренә караганда, кайбер бакчаларда уңыш шактый зыян күргән. Бигрәк тә помидорларны сындырып бетергән.
"Башгидрометүзәк" мәгълүматларына караганда, 19 июльдә республика территориясендә урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Һава температурасы төнлә 12-17 градус, көндез термометр баганалары +33 градуска кадәр күтәреләчәк.
Фото: Стоп-кадр видео