+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 июль 2021, 18:16

Итне җитештерәбез. Үзебез ашыйбызмы?

“Безнең республика – илдә иң күп ит җитештерүчеләрнең берсе. Сыер ите буенча хәтта беренчебез. Шул ук вакытта без төбәктә үзебездәге иттән әзерләнгән продуктларның артуын телибез", - дип яза республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Итне җитештерәбез. Үзебез ашыйбызмы?
Итне җитештерәбез. Үзебез ашыйбызмы?

Төбәк җитәкчесе шунда ук болай дип бәян итә:

“Инвестсәгатьләр”дә ит эшкәртү буенча проектларны карыйбыз. Аларның бер өлеше, мәсәлән, Мәләвез районында “Хладобойня Строгонов” эшли башлады. “Таврос” компанияләр төркемнәренең ит эшкәртү комплексын төзү буенча проектны гамәлгә ашыру башлана.

Дәүләкән ит ярымфабрикатлары комбинаты үсешә. Ул республикадан читтә дә билгеле. Аның пилмән, манты, өчпочмаклары конвейердан ук барлык ил буенча тарала. Предприятие ел саен 5 мең тонна продукция җитештерә.

Ихтыяҗның яхшы булуын исәпкә алып, Дәүләкәндә җитештерүне киңәйтергә карар иттеләр һәм яңа цех әзерлиләр. Проектка 140 миллион сум инвестиция салына. 100 яңа эш урыны булачак, продукция күләме 1,5 тапкыр артачак.

Шулай ук “Белорет” үсеш территориясенә тагын бер резидент керде. “АВиК” предприятиесе ит ярымфабрикатлары, тозланган, пешерелгән, какланган ит чыгарачак. Проект чагыштырмача зур түгел, инвестицияләр күләме – 3 миллион сум. Әмма республика өчен бизнесның эресе дә, уртачасы да, вагы да мөһим. Шуңа барысына да бертигез ярдәм итәчәкбез”.

Фото: gorod.tomsk.ru


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: