Е
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерә:
- рөхсәт ителгән урыннарда гына коеныгыз;
- йөзеп керү ералыгын чикләү маяклары куелган текә ярлар янында коенмагыз;
- су коену иртән яисә кич яхшырак, бу вакытта кояш җылыта, әмма кыздырмый;
- су коену вакыты 15-20 минуттан артмаска тиеш, югыйсә, өшү һәм тән тартышу барлыкка килергә мөмкин;
- күперләрдән, причаллардан, пристаньлардан суга чумарга, якын-тирәдәге көймәләргә, катерларга һәм судноларга якын йөзәргә рөхсәт ителми;
- әгәр агым эләктереп алган икән, аның белән көрәшергә тырышмагыз, агым уңаена йөзегез, акрынлап ярга якыная барыгыз.
Исегезгә төшерәбез, ашыгыч ярдәм сорап мөрәҗәгать итү өчен тәүлек буена эшли торган телефон номеры - 112.
Фото: "Башинформ"