+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 июль 2021, 18:10

Тагын алты кеше ковидтан үлгән....

Бер тәүлектә. Афәттән котылу чарасы бармы?

Тагын алты кеше ковидтан үлгән....
Тагын алты кеше ковидтан үлгән....

19 июльгә янә 249 кешегә "ковид" диагнозы куелган. Шулай итеп, чир йоктыручыларның гомум исемлеге бүген 45221гә җитте.

Әле коронавирус белән көрәшүче 613 кеше дәваханәдә ята. Аларның 56сы – авыр хәлдә. Ә 7 кеше үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратларына тоташтырылган. Чирне чагыштырмача җиңел үткәрүче 2168 кеше өйләрендә дәвалана.

Ни кызганыч, бу чирдән үлүчеләр исемлеге дә күбәя. Соңгы тәүлектә янә 6 кешенең гомере өзелгән... Ковидтан мәрхүм булучылар саны 694 дип исәпләнә.

Пневмония дә йокламый. Бер тәүлектә тагын 133 кешедә ачыкланган ул.

Ә сез прививка ясаттыгызмы?

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: