+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 июль 2021, 18:35

Стәрлетамакта «Мөхәммәдсәлим» мәчете һәм Богородица-Казан соборы төзелә

Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин Стәрлетамакта булды.

Стәрлетамакта «Мөхәммәдсәлим» мәчете һәм Богородица-Казан соборы төзелә
Стәрлетамакта «Мөхәммәдсәлим» мәчете һәм Богородица-Казан соборы төзелә


Ул шәһәр хакимияте башлыгы Владимир Куликов белән бергә Каран Моратов урамында төзелеп килүче «Мөхәммәдсәлим» мәчетенә барды. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров һәм шәхсән үз исеменнән Александр Сидякин Стәрлетамак мөселманнарын котлады.

- Бу бәйрәм, кем нинди дин тотуга карамастан, безнең барыбызга да якын, чөнки без күпмилләтле республикада яшибез. Барыгызга да тынычлык, иминлек телим. Бәйрәм белән! - дип, Александр Геннадиевич Стәрлетамакта яшәүчеләрне котлады һәм киләсе Корбан бәйрәменә мәчетнең тулысынча төзелеп бетәчәгенә өмет белдерде.

Владимир Куликов шулай ук котлауга кушылды:
- Корбан бәйрәме – үзенә тирән әхлакый мәгънә, иман һәм рухны ныгыту шатлыгы алып килә торган, иң яхшы кешелек сыйфатлары булган мәрхәмәтлелек, якыннарга карата мәхәббәт уята торган изге бәйрәм.

Мәчет территориясендә шәһәр халкы өчен төрле мәйданчыклар оештырылган иде. Көрәш, кул көрәше, волейбол буенча ярышлар узды, көймәләр станциясе, балалар аттракционнары, квадроцикллар, камыр ризыклары, шашлык һәм тәм-томлы сәүдә лавкалары эшләде.

Александр Сидякин Владимир Куликов белән бергә мәчет төзелеше барышы белән танышты. Хәзер төзүчеләр бизәкләү эшләре белән шөгыльләнә, никах өчен бүлмә әзер диярлек. Үзәк мәйданда эшләр төгәлләнеп килә. Мәчет төзүдә Стәрлетамак эшкуарлары һәм битараф булмаган шәһәрлеләр ярдәм итә.

Шулай ук бүген Александр Сидякин Иоанн Предтечи чиркәвендә булды. Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никон төзелеп килүче Богородица-Казан соборы өчен гөмбәз һәм хачларны изгеләндерде. Бүген-иртәгә төзүчеләр аларны урнаштырачак. Митрополит Никон эшкуарларга тулы бер собор комплексы төзелеше өчен рәхмәт белдерде, яңа төзелә торган бистә өчен аның мөһимлеген билгеләп үтте.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: