+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 июль 2021, 15:03

Янгыннар Мәскәүдән акча килгәнен көтәрме?

Башкортстан урманнарында янгын чыгу куркынычы арта. Планетада табигый бәла-казалар ешрак күзәтелә башлады. Бер илдә җил-давыл котырынса, янәшәсендә өзлексез яуган койма яңгырлар зур-зур шәһәрләрне суга батыра. Көтелмәгән корылык миллионча гектар басу-плантацияләрне юк итү белән генә чикләнмичә, үлемечле янгыннарга сәбәпче булды. Нәрсә бу: җир-анабызның әйләнә-тирәлек мохиткә, экологик таләпләрне санга сукмаган кешеләргә җавабымы, әллә табигатьнең кешеләрдән көчлерәк булуын күрсәтергә тырышуымы? Ничек кенә булмасын, әлегә кешеләрнең көчле янгыннар, ташкыннар белән көрәшүе дәвам итә һәм, белгечләр фикеренчә, бу хәлнең алдагы берничә елда кискенләшүе көтелә. АКШта, Канадада, Австралиядә, Финляндиядә һәм Швециядә табигый янгыннарның сүрелмәве яңалык түгел кебек. Ә бездә мәңгелек туңлыкка якын Себер киңлекләре, кеше аягы да басмаган урманнар яна. Әлеге вакытта иң зур янгын корбаны булган урманнар Саха-Якутия Республикасына карый. Язгы сезоннан башлап, июльнең тәүге декадасына кадәр анда 896 урман янгыны теркәлгән. Шуның аркасында 1,22 миллион гектар (узган елда бу чорга 1,9 миллион иде) урман юкка чыккан. Ул янгыннарны сүндерүдә 2,5 мең чамасы кеше катнашкан. Якынча исәпләүләр буенча, Якутиягә янгыннар белән көрәшү өчен ел ахырына кадәр 500 миллион сумнан күбрәк акча кирәк булачак дип фаразлана. Узган атна уртасындагы оператив мәгълүматка гына күз салыйк. Бер көн дәвамында гына да Русия буенча 318 урман янгыны теркәлгән һәм ялкын корбаны булган гомум мәйдан 799 577 гектарга җиткән. “Гринпис” Халыкара бәйсез экологик оешма мәгълүматларына караганда, бу ел йомгаклары буенча урман янгыннары Русиядә 15 миллион гектардан артып китүе ихтимал. Бу турыда оешманың урман бүлеге җитәкчесе Алексей Ярошенко хәбәр итте. Ул, әлеге һәлакәтле хәлнең төп сәбәпчесе — кеше факторы, дигән фикердә. Урманнар — илебездәге иң зур табигый байлыкларның берсе. Русиядә гомум урман фонды 809 миллион гектардан арта. Бу — дөньядагы барлык урман мәйданының 20 проценты. Һәм аның зурлыгы буенча да без беренче урында. Башкортстанның гомум мәйданының өчтән бер өлешен диярлек урманнар били. Республиканың гомум урман фонды 6,3 миллион гектарга җитә. Мәйданы зурлыгы белән чагыштырсак, ул Швейцария җиреннән дә артыграк. Башкортстанда әлеге табигый байлыгыбызны янгыннардан саклау юнәлешендә нинди эшләр башкарыла? Аларга каршы көрәшү өчен министрлык һәм башка махсус оешмаларның көчләре җитәрлекме? Янгын чыгуга сәбәпче булган кешеләр ачыкланган очракта, аларны закон нигезендә җаваплылыкка тарттырып буламы? Шушы һәм башка сораулар белән без республиканың урман хуҗалыгы министры Марат ШӘРӘФЕТДИНОВка мөрәҗәгать иттек.

Янгыннар Мәскәүдән акча килгәнен көтәрме?
Янгыннар Мәскәүдән акча килгәнен көтәрме?

— Марат Искәндәро-вич, илнең байтак төбәк-ләре кебек үк, Башкортстан да аномаль эсселеккә, корылыкка дучар булды. Мондый хәл, билгеле, янгын хәвефсезлеге чараларын көчәйтүне таләп итә. Республика урманнарында хәл киеренке булып кала. Соңгы атналардагы оператив мәгълүматлар белән якыннанрак таныштырсагыз иде.

— Киеренке генә түгел, катлаулы дип бәя бирү дөресрәк булыр. Урман янгыннары белән бәйле проблемаларның берничә көн элек кенә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров уздырган Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә каралуы да шуны дәлилли. Сөйләшү җитди булды. Без урманнарны янгыннардан саклаудагы эшчәнлегебез, проблемаларыбыз, эшкә комачаулаган мәсьәләләр турында ачыктан-ачык сөйләдек һәм Радий Фәрит улында яклау таптык, тәгаен бурычлар кабул иттек. Әлбәттә, быел һава температурасының кинәт күтәрелүе һәм явым-төшем булмау аркасында урманнарда янгын хәвефсезлеге сезонын 15 апрельдә үк ачкан идек. Сезон башыннан исәпләгәндә, янгын хәвефсезлеге өчен куркыныч дип саналган көннәр инде 59га җитте, ә узган ел дәвамында егермедән артмаган иде. Шуңа күрә дә урман фондындагы янгыннар саны, узган елдагы күрсәткечтән 4,5 тапкырга артып, июльнең икенче декадасы башланганда 205кә, ә зыян күргән мәйданнар 2323 гектарга җитте. Якынча исәпләүләр буенча, әлеге табигый казадан күрелгән зыян 3,1 миллион сум тәшкил итте. Әйткәндәй, “Урманнарны саклау” федераль проекты буенча, әлеге күрсәткеч ел ахырына кадәр 17,3 миллион сумнан артмаска тиеш. Билгеле, янгын һәрвакыт көтелмәгән урында көтелмәгән вакытта була. Шуңа күрә аларны тиз арада сүндерү мөмкинлекләре һәрвакыт әзер булырга тиеш. Янгын сүндерүнең дә оперативлыгы белән бәйле нормативлар бар. Теркәлгәннәре буенча, мәсәлән, сүндерү нормативы 56,7 процент каралса, чынлыкта без 82 процентка ирештек, ягъни 168 янгын бер тәүлек эчендә сүндерелде. Әлеге чараларда 3916 кеше катнашты һәм 1344 берәмлек техника җәлеп ителде.

— Янгын чыгуның сәбәпләре ачыкландымы?

— Без бу мәсьәләгә аеруча зур игътибар бирәбез. Чөнки сәбәпләрне ачыклау тәгаен чаралар билгеләргә, хаталарны барларга да ярдәм итә. Янгыннарның 93 очрагы табигый фактор белән бәйле, шул исәптән 45 процентына яшеннәр сәбәпче. 80 очракта кешеләрнең ут белән сак эш итмәве төп сәбәп дип билгеләнде. Башка категориягә караган җирләрдән күчкәне — 30 һәм техноген факторлар сәбәпче булганы 2 очрак. Оператив мәгълүматларга күз салсак, 20 июньнән 12 июльгә кадәр республиканың көньягында һава температурасы урыны белән 38-42 градуска, ә җилнең тизлеге секундына 25 метрга җитүе һәм бер үк вакытта Урал аръягы районнарында көчле “коры” яшенле фронтның активлашуы биредә 49 урман янгыны чыгуга сәбәпче булды. Зыян салынган мәйданнар 660 гектарга җитте.

Федераль “Авиалесоохрана” учреждениесе һәм Башкортстан гидрометеорология станциясе фаразлары буенча, июль аенда да янгын куркынычы саклана, җилнең тагын да көчәюе көтелә. Димәк, Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре генә түгел, урманнарга якын яшәүчеләр дә, анда керүчеләр дә бу хакта хәбәрдар булырга тиеш.

— Билгеле булуынча, әлеге табигый шартларга бәйле рәвештә, бу елның 28 апреленнән республиканың урман фонды биләмәләрендә янгынга каршы көрәш буенча аерым режим кертелде. Анда нинди чаралар каралган?

— Янә дә шунысын билгеләргә кирәк: моңардан тыш, Урал аръягындагы берничә районда, шулай ук, 5 июльдән 25 июльгә кадәр аерым чикләү чаралары кулланыла. Биредә урнашкан урманнарга җәяүлеләргә дә, транспорт чаралары белән керү дә чикләнә. Бу турыда матбугат чараларында хәбәр ителде, сайт аша да танышырга була. Коры эссе көннәрдә аеруча куркыныч исәпләнгән урман участокларында 184 шлагбаум урнаштырылды, керү юлларына кисәтү бе-лешмәләре куелды. Билгеле, башкарылган эшләр барысы да исем өчен генә түгел, алар зур көч, чыгымнар таләп итә. Безнең барлык мөмкинлекләребез дә әлеге вакытта шушы бурычларны үтәүгә юнәлтелде. Республика буенча гомум озынлыгы 8504 километрда урман полосалары янгын чыгу куркынычын булдырмау өчен махсус эшкәртелде. Халык яшәгән 173 пункт әйләнә-тирәсе сөрелде. Урманнарга якын булган авыллар янәшәсен 966 километр озынлыкта сөрдек. Әлеге чара янгынның бер генә авылга да куркыныч тудырмаячагын гарантияли.

— Быел алдан фаразланмаган дәрәҗәдә корылык булды һәм бу урман янгыннары артуга китерде. Әле алда нинди сынаулар көтәчәге дә билгесез. Әлбәттә, болар барысы да өстәмә финанс таләп итәчәк. Мәгълүм булуынча, республика Башлыгы бу мәсьәләдә яр-дәмнең, һичшиксез, булачагын белдерде. Әйтегез әле, Марат Искәндәрович, проблема федераль дәрәҗәдә яклау таптымы?

— Әлеге сорауга җавапның ничек буласы, минемчә, беркемгә дә сер түгел. Быелгы урман янгыннарына каршы көрәшнең гадәттән тыш чаралар белән бәйле булуын исәпләгәндә, әлбәттә, янгын сүндерү эшләренә, урманнарга авиация ярдәмендә патрульлек итүгә федераль финанслауның җитмәячәге алдан ук билгеле иде. “Рослесхоз” (Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы) тарафыннан бу елның янгыннар сезоны чаралары өчен бирелгән 8,3 миллион сум акчасы инде тотынылып та бетте. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, ерак районнардагы юлсыз урманнарга һавадан патрульлек итү мөмкинлеге чикләнде. Акча юк. Вертолетлар чакыра алмыйбыз. Билгеле, “Рослесхоз”га өстәмә средство бүлүне сорап мөрәҗәгать иттек. Якын арада хәл итәрбез, дип ышандырдылар. Ә янгыннар Мәскәүдән акча килгәнне көтәрме соң? Әмма Урман хуҗалыгы министрлыгының янгыннар белән көрәшү командалары һәрвакыт югары әзерлек сызыгында тора һәм бу турыда хәбәр алыну белән ашыгыч эш башларга әзерләр. Форсаттан файдаланып, шуны да әйтергә телим: алда янгын куркынычы сакланган тагын дүрт ай вакыт бар. Муниципаль район җитәкчеләренең дә бу мәсьәләгә җитди карауларын сорар идем. Халык белән профилактик эшләр сүрелмәсен, урманда ут чыгуга юл куймауга бердәм тырышлык салсак иде. Ә инде Белорет, Бөрҗән, Зианчура, Зилаер, Күгәрчен, Учалы һәм Хәйбулла районнарында якын көннәрдә Гадәттән тыш хәлләр комиссияләре белән берлектә байтак чаралар үткәрергә килешенде. Кызганычка каршы, урман янгыннарының күпчелеге кеше факторы, табигатьтә саксыз эш итү белән бәйле. Әмма бүгенге шартларда таләпләр дә, закон сагында торучыларның уяулыгы да көчле булып калырга тиеш. Бер көч һәм бер максат белән тупланып эшләсәк кенә республикабызның табигый байлыгын, аның матурлыгын саклап кала алачакбыз.

Шул ук вакытта...

Законны үтәмәүчеләрне нинди җәза көтә? Табигатьтә, бакча участокларында һәм хәтта сулыкларга якын урыннарда ачык учак ягу һәм чүп-чар яндыру тыела. Русия Федерациясе Урман кодексының 99нчы мәддәсенә ярашлы, урман турындагы законнарны санга сукмаучылар Русия Федерациясе законнарында каралган тәртиптә административ һәм җинаять җаваплылыгына тарттырылырга мөмкин. Урманда янгын хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә килеп чыкса һәм кеше сәламәтлегенә авыр зыян салмаган очракта, гаепле дип табылган гражданга 5 мең сум административ штраф салына, вазыйфалы кешеләр өчен ул 50 мең сум тәшкил итәчәк, юридик берәмлекләргә 500 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр каралган. Ут белән сак эш итмәү аркасында яки махсус яндырып, урман үсентеләре-агачларына зыян китергәне яисә юк иткәне дәлилләнсә, гаепле гражданга, шулай ук, Русия Федерациясе Җинаять кодексының 261нче мәддәсе буенча җавап бирергә туры киләчәк. Анда 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф салынып, суд карары нигезендә гаепле дип табылган кешенең 10 елга кадәр иркеннән мәхрүм ителүе каралган.

Олег Төхвәтуллин әңгәмәләште.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: