+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 июль 2021, 10:48

Давыл куптарган түбә балага төшкән

Исәнме икән балакай?

Давыл куптарган түбә балага төшкән
Давыл куптарган түбә балага төшкән

Кичә Бишбүләк районында көчле җил сәүдә бинасының түбәсен куптарган. Нәтиҗәдә, 14 яшьлек кыз зыян күргән. Бу хакта бүген Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бу хәл Бишбүләк поселыгының Җиңү урамында булган. Көчле җил чыгу сәбәпле, сәүдә билгеләнешендәге бина түбәсе килеп төшеп, 14 яшьлек кыз зыян күргән, яшүсмерне дәваханәгә салырга туры килгән.

Район хакимияте башлыгы Артур Зарипов сүзләренә караганда, яшүсмер көчле җил куптарган сәүдә йорты түбәсе астында калган. Реаниматолог аны Бәләбәй шәһәре дәваханәсенә китергән.

"Кыз исән. Ялган имеш-мимешләр таратмагыз. Ходай аңа савыгырга көч бирсен! Яхшыга өметләнәбез!" - дип яза Артур Зарипов социаль челтәрләрдә.

Шул ук көнне Кыңгыр-Мәнәвез авылында да шәхси йорт түбәсе килеп төшкән. Аның гомум мәйданы 20 квадрат метр булган, бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән.

Фото: ufa.kp.ru

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: