+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 июль 2021, 20:07

Кушнаренко үзен күрсәтер әле!

Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясендә Кушнаренко районында яңа туристик объектны үстерү концепциясе мәсьәләләре буенча эшлекле очрашу узды, аны «Столыпино» агрокомплексы белән бергә ачу планлаштырыла.

Кушнаренко үзен күрсәтер әле!
Кушнаренко үзен күрсәтер әле!
Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясендә Кушнаренко районында яңа туристик объектны үстерү концепциясе мәсьәләләре буенча эшлекле очрашу узды, аны «Столыпино» агрокомплексы белән бергә ачу планлаштырыла.

Кушнаренко районы хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин һәм агрокомплекс вәкилләре белән бизнес-кейс турында фикер алышу барышында проектны алга таба гамәлгә ашыру буенча "юл картасы" билгеләнде.

- Мин проектны гамәлгә ашыру өчен тәкъдим ителгән мәйданчыклар белән үзем таныштым. Үсеш корпорациясенең мондый проектларны алып бару тәҗрибәсе, һичшиксез, профильле ведомстволар һәм потенциаль инвесторлар белән оператив рәвештә эшләргә ярдәм итәчәк, - дип билгеләде Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. – Хәзер мәйданчыклар структурасын, икътисадны исәпләү һәм аны өстенлекле инвестпроектлар исемлегенә кертү өчен "Инвестиция сәгате"нә әзерләү буенча уртак эш башларга кирәк. Проектны тормышка ашыру, һичшиксез, уңай икътисади һәм социаль нәтиҗә бирәчәк.

Яңа туристик комплекс төзү идеясе – Кушнаренко районы хакимияте башлыгы урынбасары Марат Латыйпов белән системалы эш нәтиҗәсе. Уйлап карасаң, комплекс территориясендә бөтен гаилә белән ял итү өчен дә объектлар булачак. Проектны гамәлгә ашыру өлкәсендә хезмәттәшлеккә «Столыпино» агросәнәгать комплексы чакырылган иде.

Элегрәк Наил Габбасов потенциаль мәйданчыклар белән танышу өчен Кушнаренко районына эшлекле сәфәр кылды. Хәзер корпорация менеджерлары кызыксынган инвесторлар эзләү буенча актив эш алып бара.

Белешмә:
«Столыпино» агрокомплексы тулы циклдагы иң эре җиләк-җимеш хуҗалыкларының берсе булып тора, аның карамагында 500 гектар тирәсе бакча һәм җиләк-җимеш питомнигы бар, анда җир җиләге, карлыган, сырганак һәм башка җиләк-җимеш үстерелә.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: