Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Аны республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов үткәрде. Утырышның көн тәртибенә өч мәсьәлә чыгарылды. Беренчесе - 2021 елның җәйге су коену сезоны чорында су объектларында халыкның иминлеген тәэмин итү. Икенче һәм өченче мәсьәләләр янгыннар, шул исәптән урманнарда, һәм шул афәтләрдән кешеләр үлүенә багышланган иде.
Ирек Сәгыйтов билгеләп үткәнчә, күрелгән чараларга карамастан, суда, бигрәк тә балалар һәлак булу белән бәйле хәл киеренке булып кала. Ул китергән мәгълүматларга караганда, ел башыннан 11 бала һәлак булган, аларның 8е коену сезонында баткан. 10 очракта барлык һәлакәтләрнең сәбәбе балаларны җиһазландырылмаган урыннарда коену нәтиҗәсендә өлкәннәр тарафыннан каралмыйча калдыру булган.
- Саннар узган елдан түбән, әмма эссе көннәр әле узмаган һәм су коену сезоны тәмамланмаган. Шуңа күрә, һәлак булган балигъ булмаганнар санының артуы муниципаль берәмлек хакимиятләренең гражданнарны коендыру өчен билгеләнгән урыннарны җиһазландыруда тиешле чаралар күрмәүләрен дәлилли, - дип ассызыклады вице-премьер.
Янгыннар белән бәйле хәл буенча, 15 июльгә булган мәгълүматларга караганда, республика территориясендә 6913 янгын теркәлгән, 142 кеше һәлак булган һәм 137 кеше җәрәхәтләнгән. Ирек Сәгыйтов муниципалитет башлыкларына су коенуның җиһазландырылмаган урыннарын ачыклау эшен дәвам итәргә һәм аларда имин ял тәэмин итәргә кушты. Моннан тыш, халыкка янгын куркынычсызлыгы чаралары, янгын чыккан һәм гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта киңкүләм мәгълүмат, мобиль элемтә, тышкы реклама техник чаралары кулланып, радио һәм телеэфирда трансляцияләү юлы белән мәгълүмат бирүне көчәйтергә кирәк.