+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 июль 2021, 21:41

"Мондый техника безгә бик кирәк!"

Кирәк чакта күршеләргә дә ярдәм итә алачакбыз.

"Мондый техника безгә бик кирәк!"
"Мондый техника безгә бик кирәк!"

"Вәгъдә биргәнчә, без үзебезнең матуркайны - "МАКС-2021" авиакосмик салонында "Ка-32А11М" модернизацияләнгән вертолетын тәкъдир иттек", - дип язган бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

"КумАПП" банкрот алды халәтендә булган заманнарны хәтерлибез. Ул вакытта федераль үзәк белән бергә без уникаль традицияләр, җитештерүнең көчле потенциалы һәм, иң мөһиме, кешеләр сакланган предприятиене япмадык. Партнерларыбыз - "Ростех", "Русия вертолетлары" һәм шәхсән "Ростех" индустриаль директоры Анатолий Сердюковка рәхмәт. Алар ярдәме белән "КумАПП" хәзер өч сменада эшли һәм без җитештерүне үстерүгә һәм модернизацияләүгә ирешәбез. Шундый зур эшчәнлек җимешләренең берсе - "Ка-32А11М" вертолеты.

Без быел Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты өчен вертолет сатып алабыз. Башкортстан территориясе бик зур. Аның яртысын урманнар, таулар, саклана торган табигый объектлар били. Гадәттән тыш хәлләр еш кына шундый урыннарда була. Мондый техника безгә бик кирәк. Кирәк булганда күршеләргә дә булышачакбыз", - дигән ул.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: