-3 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10
Көнүзәк
21 июль 2021, 23:06

Ни өчен азык-төлеккә бәяләр күтәрелә?

Әлеге мәсьәлә җитди контрольгә алыначак.

Ни өчен азык-төлеккә бәяләр күтәрелә?
Ни өчен азык-төлеккә бәяләр күтәрелә?

Бүген Уфада бәяләр үсеше һәм "борщ җыелмасы" бәясен тотрыкландыру мәсьәләсе буенча "түгәрәк өстәл" узды. Киңәшмәдә республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин, сәүдә һәм хезмәт министры Алексей Гусев, Башкортстан буенча Федераль монополиягә каршы хезмәт идарәсе җитәкчесе Андрей Хомяков, депутат, "Халык контроле" проектының төбәк координаторы Гөлнур Колсарина һәм эре сәүдә челтәрләре вәкилләре, шулай ук җитештерүчеләр катнашты.

Александр Сидякин ассызыклаганча, җыелучыларның төп бурычы - бәяләр үсү проблемалары буенча тиешле эшне оештыру, аны уртак тырышлык белән хәл итү һәм киләчәктә бу хәлгә юл куймау. Гөлнур Колсарина билгеләп үткәнчә, бу юнәлештә “Бердәм Русия” партиясе актив эш алып бара.

17- 20 июльдә проект кысаларында бәяләргә контроль буенча 50дән артык рейд үткәрелгән. Активистлар 83 федераль челтәр ритейлерын, ике төбәк, 68 яшелчә сәүдә нокталарын, 19 базарны тикшергән. Спикер бу юнәлештә эшнең мөһимлеген билгеләп һәм иҗтимагый фикер лидерларын җәлеп итеп, җәмәгать контролен көчәйтү кирәклеген ассызыклады.

"Берникадәр вакыт элек "борщ җыелмасы"на бәяләрнең шактый артуы булды, чөнки дефицит барлыкка килү сәбәпле, бәя кишер һәм чөгендернең бер килограммы өчен 110 сумга кадәр җитте, бу халыкның канәгатьсезлеген уятты. Шундый ук хәл һәр елны, саклауга салган уңыш тәмамлангач, язга бәяләр арту күзәтелә, әмма быел пандемия булгач, дефицит барлыкка килде. Әлеге хәлдән файдаланып, бәяне күтәрделәр", - диде "Лукошко" сәүдә челтәрен гамәлгә куючы Игорь Прозоров.

Монополиягә каршы хезмәт белән киңәшмә нәтиҗәләре буенча ваклап сату белән шөгыльләнүчеләр арасында сүз куешу булмасын өчен хәлне контрольдә тоту турында килешүгә ирешелде, шулай ук Авыл хуҗалыгы һәм Сәүдә министрлыкларының яшелчәләрне кирәкле күләмдә саклауны тәэмин итү мөмкинлеге турында сүз булды, бу, үз чиратында, җитештерүчеләрдә кызыксыну уятачак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: