Уфада һава торышы 17 ел элек булган температура рекордын узып китте.
Башкортстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе белгечләре чираттагы температура рекордын теркәде.
Уфа-Дим аэрология станциясе мәгълүматлары буенча, 20 июльдә һава температурасының абсолют максимумы теркәлде: термометр баганасы +34,5 градуска кадәр күтәрелде.
Синоптиклар билгеләп үткәнчә, бу көнне максималь һава температурасы 17 ел элек теркәлгән булган: 2004 елда термометр баганалары +33,4 градуска җиткән.
Фото: samara.kp.ru