- Программа республикада 2016 елдан бирле гамәлдә. Бу вакыт эчендә әлеге төр хәбәрчеләр ярдәме белән 629 кеше, шул исәптән 224 бала коткарылды, - дип сөйләде Янгынга каршы хезмәт дәүләт учреждениесе башлыгы урынбасары Константин Терещенко.
Быел Константин Терещенко Туймазы районында «Атайсал» республика проектында катнашкан. Ул "Һәр йортка - янгын хәбәрчесе" программасын тормышка ашыра. Шулай итеп, бүген ул Өязетамак һәм Чокадыбаш авылларына 300дән артык янгын хәбәрчесе тапшырды. Янгын сигнализациясе датчикларын сатып алуда Башкортстанның сәнәгать һәм энергетика министры Александр Шельдяев спонсорлык ярдәме күрсәтте. Өязетамаклылар – 216 янгын хәбәрчесе, чокадыбашлылар 88 данә алды.
Датчикларның бер өлешен инде бүген үк урнаштырганнар, ә бер өлеше авыл кешеләренең йортларында атна дәвамындә куелачак. Датчиклар ике торак пунктның да күпбалалы гаиләләре яшәүче йортларга куелды, шулай ук авылларга министр акчасына сатып алынган 27 янгын сүндергеч тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез, «Атайсал – Кече Ватан» проектын төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров башлап җибәрде. Анда катнашу өчен 100дән артык авыл хакимияте башлыгы, муниципаль хезмәткәр, төрле дәрәҗәдәге закон чыгару органнары депутатлары, фермер хуҗалыклары башлыклары һәм эшкуарлар кушылды.
Фото: проект Атайсал