-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 июль 2021, 11:35

Ярга 17 яшьлек егет кенә кире чыкмаган...

Бу көнне ул дуслары белән күл буенда ял иткән.

Ярга 17 яшьлек егет кенә кире чыкмаган...
Ярга 17 яшьлек егет кенә кире чыкмаган...
Коткаручылар суга батучыларга ярдәм итүне генә түгел, ә, кызганычка каршы, батып үлгән кешеләрне судан чыгаруны да көндәлек режимда дәвам итә.

Республика Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 19 июльдә Башкортстанның Бүздәк районы Сабай авылындагы буада балыкчы батып үлгән. Дусларының сүзләренә караганда, бер арада 50 яшьлек ир күздән югалган.

"Эзләнү эшләренә полиция хезмәткәрләре, авыл хакимияте җәлеп ителгән, тик ирне икенче көнне генә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты водолазлары судан табып алган. Үлемгә китергән сәбәпне полиция хезмәткәрләренә ачыкларга кирәк булачак”, — дип ачыкладылар ведомствода.

Кичә фаҗига Кырмыскалы районының Таусеңер авылында да булган. Монда 17 яшьлек егет дуслары белән ял итәргә чыккан. Яшьләр күлдә кабартылган матраста йөзгән була. Бер мизгелдә ул кинәт каплана.

Кызганычка каршы, ярга барысы да чыкмый: 17 яшьлек егет батып үлгән. Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты водолазлары аның гәүдәсен ярдан 20 метр ераклыкта һәм 10 метр тирәнлектә тапкан.

 
 
Фото: Госкомитет РБ по ЧС

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: