+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 июль 2021, 15:42

Языгыз - ярдәм булачак!

Республика белән идарә итү үзәге Башкортстан халкын борчыган темаларның яңартылган исемлеген бастырып чыгарды.

Языгыз - ярдәм булачак!
Языгыз - ярдәм булачак!
Республика белән идарә итү үзәге Башкортстан халкын борчыган темаларның яңартылган исемлеген бастырып чыгарды.

Элеккечә, рейтинг башында 1,7 мең мөрәҗәгать белән вакциналау мәсьәләсе тора.

Аннары төзекләндерү эшләре бара. Бу тема буенча үз сораулары һәм проблемалары белән 243 кеше мөрәҗәгать иткән. Торак-коммуналь хуҗалык темасы буенча гражданнардан 222 мөрәҗәгать кергән. Юлларга һәм социаль яклау өлкәсенә шикаятьләр белән мөрәҗәгатьләр саны кимегән.

12 июльдән 18 июльгә кадәр атна эчендә ЦУРда 3,3 меңнән артык мөрәҗәгать эшкәртелгән. Гаризаларның яртысы дәүләт хезмәтләре сайтында кире элемтә платформасы аша килгән.

Калган сорауларны гражданнар төбәк Башлыгы һәм республиканың башка рәсми кешеләре постлары астында шәрехләрдә калдырган.

Фото: tuvest.ru


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: