Бүген Бөтенрусия халык фронты Үзәк штабы рәистәше, «Сириус» мәгариф үзәге җитәкчесе Елена Шмелева "Арт-КВАДРАТ" үзәгендә булды. “Арт-КВАДРАТ” - Уфаның Ленин, Чернышевский, Коммунистик, Мостай Кәрим урамнары киселешендә урнашкан Уфаның тарихи үзәге. Кварталның уникальлеге шунда: XIX гасыр уртасы - XX гасыр башы биналарында тулы бер тарихи төзелеш сакланып калган, кайбер корылмалар мәдәни мирас объектлары булып тора. Биредә, тарихи биналардан тыш, заманча күңел ачу үзәге дә булдырылган. Елена Шмелова әлеге проектның уникаль булуын ассызыклады.
- Зур булмаган мәйданны шулай төзекләндереп, шул ук вакытта аның тарихи үзенчәлеген саклап калу - чыннан да, уникаль хәл. Биредә гаиләләр белән килеп ял итү өчен бөтен уңайлыклар бар. Бу без Конституциягә керткән үзгәрешләрне дә үз эченә ала. Анда балалыкны, әниләрне, гаиләләрне үстерү буенча бик күп башлангычларга нигез салынды.
Әлеге проектка нигезне яшь лидерлар салды. Алар арытаба да экспертларны берләштереп, биредә бик күп эшләр башкара алачак. Биредә "Бердәм Русия" сәяси партиясенең дә зур ярдәм күрсәтүе билгеле. Бу, шулай ук, балаларга ярдәм итүне күрсәтә. "Бердәм Русия" балалар ялын оештыруда арытаба да эшләячәк. Ә Башкортстандагы бу тәҗрибәне башка төбәкләргә дә тарату тәкъдиме каралачак, - диде ул. Фото: kp.ru