+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 июль 2021, 21:15

Ике төбәк арасында дуслык күперләре ныгый

Башкортстан делегациясе эш сәфәре белән Чиләбе өлкәсендә булды.

Ике төбәк арасында дуслык күперләре ныгый
Ике төбәк арасында дуслык күперләре ныгый

Бу көннәрдә Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаев җитәкчелегендәге делегация рәсми эш сәфәре белән Чиләбе өлкәсендә булды.

Эш сәфәре Чиләбе өлкәсе Хөкүмәтендә төбәкнең вице-губернаторы Анатолий Векшин белән очрашудан башланды. Шулай ук рәсми делегация әгъзалары 1812-14 еллардагы Ватан сугышында һәм Русия армиясенең чит ил походында катнашкан сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салды.

Очрашуда катнашучылар билгеләп үткәнчә, Башкортстанның Урал аръягы һәм республиканың төньяк-көнчыгышы Златоуст, Сатка һәм Магнитогорск сәнәгать үзәкләре белән тыгыз бәйләнештә. Булган потенциалны куллану Көньяк Урал төбәкләре арасындагы хезмәттәшлекнең ике як өчен дә файдалы стратегиясен төзергә мөмкинлек бирә.

Төбәкләр арасында күперләрне ныгытуга тарихи һәм мәдәни элемтәләр дә зур өлеш кертә, алар Чиләбе башкортлары арасыннан җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук Морис Йосыпов җитәкчелегендәге башкорт Корылтае тырышлыгы белән хуплана.

Очрашу кысаларында туган мәдәниятне саклауда һәм үстерүдә күрсәткән хезмәтләре өчен җәмәгать эшлеклеләренә Башкортстан Республикасы һәм Бөтендөнья башкортлары корылтаеның бүләкләре, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Өлкә җитәкчелеге башкорт җәмәгатьчеләренең башлангычын актив хуплый. Милли мәдәниятләргә төбәк программасы кысаларында ярдәм белән беррәттән, проектлар ике ел инде Чиләбе өлкәсе губернаторы грантлары белән финанслана.

Башкортстан рәсми делегациясе җитәкчесе Урал Килсенбаев өлкә хакимиятенә җәмәгатьчеләргә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм, үз чиратында, республика тарафыннан якланачак туган телне саклау һәм үстерү, яшьләр һәм үсмерләр белән эшләү кебек перспектив юнәлешләрне билгеләде.

"Башкорт халкының үсеш стратегиясе кысаларында болар төп юнәлешләр буларак билгеләнде. Туган телебезне яклау, балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү өстенлеге — башкорт җәмгыятенең һәм безнең күпмилләтле илебезнең киләчәге нигезе", — дип ассызыклады Башкортстан Хакимияте башлыгы урынбасары.

Чиләбе башкортлары, үз чиратында, республика ярдәме белән берничә ел рәттән башкорт җәмәгатьчеләре оештырган “Балалар сабантуе” бәйрәмен федераль дәрәҗәгә чыгарырга тәкъдим итте.

Чиләбе өлкәсе башкортлары корылтае җитәкчесе Морис Йосыпов өлкәнең башкорт җәмәгатьчелеген эчке берләштерү зарурлыгына игътибар итте.
“Бары тик бердәмлектә һәм бер-береңне аңлашуда гына үсәргә мөмкин. Нәтиҗәләргә ирешү өчен урында таптанырга түгел, ә алга барырга кирәк. Бу максатчанлык кайчандыр әтиемә көрәш мәктәбен булдырырга ярдәм итте — ул безгә дә яшь һәм актив башкортлар үстерергә ярдәм итәчәк", — дип ассызыклады җәмәгатьче.

Чиләбе өлкәсе башкортларының иҗтимагый тормышының күп кенә өлкәләренә кагылып, ике күрше төбәкнең җәмәгатьчеләре
хакимиятләрнең үзара хезмәттәшлеге юнәлешләрен билгеләде.

Фото: bashinform.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: