-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 июль 2021, 17:15

Шамонинода янгын сүндерү техникасы артты

Уфа районында янгын сүндерү техникасын тантаналы тапшыру булды.

Шамонинода янгын сүндерү техникасы артты
Шамонинода янгын сүндерү техникасы артты

Бүген Уфа районының Шамонино авылында республика муниципаль районнары өчен автоном янгын насосы булган 15 берәмлек тагылма янгын сүндерү техникасын тапшыру тантанасы булды.

Чарада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсе башлыгы Марат Латыйпов катнаштылар.

Коронавирус пандемиясе аркасында катлаулы вәзгыятькә карамастан, янгын-коткару көчләрен үстерү буенча республика стратегиясен гамәлгә ашыру дәвам итә: яңа янгын деполары проектлана һәм төзелә, эзләү-коткару отрядлары оештырыла, яңа техника тапшырыла.

Ел башыннан Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты 38 берәмлек янгын-коткару техникасы сатып алды, шуларның 15 берәмлеге - тагылма техника.
Ул ерак һәм үтеп керү катлаулы булган торак пунктларда урнашкан ирекле янгын сүндерү командалары өчен тәгаенләнгән.

Агымдагы елда барлыгы 30 берәмлек тагылма техника сатып алынган. Стратегияне гамәлгә ашыру кысаларында республиканың муниципаль берәмлекләренә 2018 елдан 159 берәмлек шундый техника тапшырылды.

Үткәрелә торган чаралар, барыннан да элек, республика халкының имин яшәү шартларын булдыруга, аларның торакларын һәм мөлкәтен янгыннардан саклауга юнәлтелгән.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: