-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 июль 2021, 12:17

Бу - үзебез өчен кирәк

Республика предприятиеләрендә эшчеләрне вакциналау өчен кызыксындыру чаралары күрелгән.

Бу - үзебез өчен кирәк
Бу - үзебез өчен кирәк

Республика предприятиеләрендә эшчеләрне вакциналау өчен кызыксындыру чаралары күрелгән. Республикада коронавирус инфекциясенә каршы киңкүләм вакциналау дәвам итә. 

Халыкны кызыксындыру өчен вакциналанган кешеләр арасында кыйммәтле призлар уйнатыла, эш бирүчеләр хезмәткәрләр өчен кызыксындыру чаралары таба. Производство, предприятие икътисады өчен хезмәт коллективын вакциналауның мөһимлеген аңлап, «Яңавыл» теплица комбинатында да кызыксындыру чаралары күрелде. 

Вакциналау көненә һәр хезмәткәргә тагын бер өстәмә түләүле ял көне бирелә. Моннан тыш, предприятие хезмәткәрләрне вакциналау пунктына барып кайтуны оештыра. Чираттагы шундый оештырылган күчмә чара 23 июльдә үткәрелде, анда 52 кеше катнашты, 22 хезмәткәр – препаратның икенче компонентын, биш кеше беренчесен ясатты.

- Бу - безнең хезмәткәрләрнең аңлы гамәле, - ди предприятие директоры Илдар Маликов, - без аларга бары булышабыз гына.

Зөлфия Шәймәрданова, сатулар буенча белгеч:

- Мин клиентлар белән эшлим, шуңа күрә өстәмә ярдәм чаралары кабул ителгәнче үк вакциналанган идем. Бу бит, беренче чиратта, үз-үзеңне, тирә-юньдәгеләрне саклау өчен кирәк.

Фото: Игнат Шәйхетдинов

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: